Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә: «Үскәндә бер шәмәхә халатым гына бар иде»

Ул яшүсмер вакытта кигән халатын искә төшергән.

news_top_970_100
Җырчы Иркә: «Үскәндә бер шәмәхә халатым гына бар иде»
«Татар-информ» архивы

Җырчы Иркә күлмәк кияргә яратмавы, яшүсмер вакытта күлмәк сирәк алына торган кием булуы турында язган.

«Күлмәк кияргә, күлмәкне яратырга нигәдер мин өйрәнмәгәнмен… Юк-юк, моңа минем әнием гаепле түгел, моңа минем өй тулы малай булган гаиләдә үсүем сәбәп бугай. Ә күлмәк, җилфердәп торган күлмәгең бар идеме соң синең, Иркә?

Юк, әлбәттә, халат бар иде, урам ярып, зур шакмаклы сумка тотып, «хозяйка», дип кычкырып йөргән чегәннәрдән алып калган, шәмәхә төстәге, озынлыгы тездән аста булган, бердәнбер халат. Аның белән әллә ни сибелеп эшләп буламы соң әле ул? Җилле көндә күтәрелә, комачаулый, идән юам дисәң, тагын күтәреп, кыстырып куярга кирәк…

Матурлыкка да әллә ни матур димәс идем. Әнә, сыер савучы, 5 бала анасы Сания апа да шуны кия, син 14 яшьлек кыз да нәкъ шуның кечкенәрәк үлчәмен киеп куясың. Исеме дә бит аның бик мактаулы түгел, халат! Халат инде ул, мең төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлсә дә…

Ә күлмәк исеме - ул дәрәҗәле! Ике елга бер шәһәргә барып ала торган кием. Бәйрәмнәргә генә кия торган күлмәк ул. Ә бәйрәмнәр сирәк… Күлмәк еш киелмәгәч, тузмый, тузмагач, яңасы алынмый… 17 яшемә кадәр минем барлыгы 5-7 күлмәгем генә булгандыр…

Ыштан киеп үскән кыз мин. Хәзер җае чыккан саен, хәтта өйдә йөргәндә дә, күлмәк кияргә тырышам. Ә сезнең күлмәккә карашыгыз нинди? Күлмәктән еш йөрисезме?» — дип балачагын, яшьлеген искә төшергән җырчы.

Инстачылар төрле комментарийлар калдырган. Иркә белән килешүчеләр дә бар, хатын-кыз күлмәк кияргә тиешлеген исбатлаучылар, чалбарны мактаучылар да табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100