Җырчы Иркә: «Премьераны рәхәтләнеп кычкыртып тыңлагыз. Бөтенесе ишетсен!»
Бу хакта ул инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.
Иркәнең яңа җыры «Син кирәк» дип атала.
«Безгә гел „кирәк“ инде, шуңа бу җырны да «Син кирәк» дип атадык. Премьераны каршы алыгыз — рәхәтләнеп кычкыртып тыңлагыз. Бөтенесе ишетсен! Кирәк булып, терәк булып яшик әле», — дип тәкъдим иткән җырчы.
«Кушымтага үзеңнән үзең кушылып җырлыйсың», «Нык шәп җыр», «Шәп җырлыйсың», — дип бәяләгән яңа җырны тамашачылар.