Җырчы Иркәне кечкенә кызлары танымаган
Җырчы мәктәп елларындагы фотосын күрсәтте.
Җырчы Иркә мәктәп елларындагы фотосын куйган. Фото янына: «Әллә каян бер фото таптым, мәктәп еллары искә төште… Кечкенә кызлар мине таба алмадылар. Ә сез танып, таба алырсызмы икән мине?» - дип язган.
Яраткан тамашачысы җырчыны тиз танып алган. «Сулдан икенчесе, буйлы кофтадан, иң матуры», - дип язганнар да язганнар. Һәр виртуаль дустының укучы Иркәне тануын белдертәсе килгән.