Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә нәрсәдән ояла?

Иркә кызы Әминәнең май язган видеосын куйган һәм әнисе турында пост язган.

news_top_970_100
Җырчы Иркә нәрсәдән ояла?
Салават Камалетдинов

Җырчы Иркә кызлары белән авылга әнисе янына кайткан. Кызларын эшкә өйрәтеп үстерүен күрсәтеп, видео да куйган.

Видеода кызының май язып утырганы күренә. «Бөтен балачагым шулай май язып узды. Ныграк басып яз, кызым», — ди ул.

Видео янына әнисенең эш кушарга яратуын, әнисенә булган мәхәббәте турында язган җырчы.

«Иртән уянгач та, әллә ничек оялып куясың, чөнки әнием урынында юк. Абзар ягыннан әнинең җырлый-җырлый тавыклар ашатып йөргәне ишетелә… Әни күптән торган, безнең күзгә күренми торган эшләрне күптән эшләп куйган.

Хәзер тавыкларны ашаткан буш табагын тотып, әни керәчәк. «Тордыңмы?» - дигән сорауга җавап көтмичә, миңа әзерләгән эшләрен тезеп китәчәк. Ул минем газиз әнием. Аның һәр хәрәкәтен, әйткән сүзләрен яратам, кадерле ул миңа.

Эшне кушарга ярата, әгәр вакытында эшләмәсәң, үзе эшләп куя торган гадәте дә бар. Шул вакытта бик оят була, шуңа күрә эшне кушуга эшләргә өйрәнгән.

Әнә кызларымны да эшләргә өйрәтә. Ипигә май ягып ашарга яратасыз, каян килеп чыкканын да белегез, ди. Кызларым вак-төяк өй эшләрен җиренә җиткереп эшләп куя инде», - дип тәмләп пост язган Иркә.

Инстачылар балаларның эшкә өйрәнеп үсүен хуплаган.

«Безнең әни дә, әби дә шулай эшкә өйрәтеп үстерде, мин үземнекеләрне тыңлата алмыйм», - дип зарын белдергән бер ханым.

Җырчының виртуаль дуслары балачакта май язуларын искә төшергән. Кемдер өч литрлы банкага салып болгап йөргән, икенчесе каймакны гөбегә салып сәгатьләр буе туглаган, өченчеләр миксер белән генә яза икән.

Авыл иртэсе,уз мэшэкатенэ чумган авыл иртэсе бу...Иртэн уянгач та,эллэ ничек оялып куясын,чонки энием инде урнында юк,каядыр пает астыннан(абзар)ягыннан энинен жырлый жырлый тавыклар ашатып йоргэнен ишетэсен...Эни куптэн уянган,безнен кузгэ куренми торган эшлэрен куптэн эшлэгэн, мунча мержэсеннэн тотен дэ курер куренмэс кенэ кутэрелэ,димэк инде мунча куптэн ягылган...Хэзер эни керэчэк тавыклар ашаткан буш табагын тотып)))Тордынмы?дигэн сорауга жавапны котеп тормыйча,мина эзерлэп куйган эшлэрен тозеп китэчэк???Бу эни,минем газиз энием,анын хэр хэрэкэтен,эйткэн сузлэрен эзелеп яратам,кадерле ул мина..Эшне кушарга ярата,эгэр инде вакытында эшлэмэсэн,узе эшлэп куя торган гадэте дэ бар,менэ монда без балаларга бик оят инде,шуна без эшне кушуга ук эшлэргэ ойрэнгэн...Энээ минем кызларны да ул авыл эшенэ ойрэтэ,майны ипигэ ягып ашарга яратасыз,каян килеп чыкканын да сез белергэ тиеш ди ул)))Мина бик кызык энинен минем кызларны эшкэ ойрэтуенэ карап тору))) дэшмим)) кызлар да шыпырт кына тынларга ойрэнгэннэр...Вак-тояк авыл эшлэрен Инде жиренэ житкереп эшлилэр...Энием син бу язманы укымыйсын инде,синен бит Инстаграмын юк,сина ул кирэк тэ тугел..Ну мин баребер моннан да сина булган хормэтемне язасым килэ..Яратам сине ❤️Рэхмэт сина?❤️ P.S. Керде,ник телефонда утырасын ди?Тоооозеееп китте,буген кичкэ кадэр эшлииисе эшлэрне??КИТТЕМ?Бу видео иртэн тошерелде,тик интернет авылда аксый,шуна хэзер генэ куелды ??

Публикация от Иркә (@irke_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100