Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә: "Ирем эштән кайта да, баштан бет эзли башлый"

Җырчы Иркә: "Ирем эштән кайта да, баштан бет эзли башлый"

news_top_970_100
Җырчы Иркә: "Ирем эштән кайта да, баштан бет эзли башлый"
Җырчы Иркә ире аның чәчен сыйпаган фото астына: “Артур эштән кайта да, баштан бет эзли башлый. Нинди гадәт, белмим”, - дип язган. 
  
Бу сүзләр җырчының инстадусларының күңелен күтәргән. 

“Мондый гадәт өчен специально бетләсәң дә була”, “бетлүшкә сез”, - дип язган берәү. 
 
Алар өчен шатлануларын белдереп, бәхет теләп комментарийлар калдыручылар да күп: “сөенеп кенә ятыгыз инде”, “ул сине шулай яратып тынычлана, ял итә, җанына сихәт ала”, “гел шулай бетле бул, башында казынып кына торсын”, “сине шулай яратып, иркәли генә инде ул”, “эштэн сагынып кайта, ярата инде ул сине, Иркә җаным”, “сөенеп кенә тор инде, яратуы көчледер. Иң мөһиме, тырнак астыннан кер эзләмәсен”, “сүз әйтмә, гомер буе шулай эзләргә язсын яме”. 
 
“Тик эзләсен, ул бит нинди булса да игътибар”, “бет эзләүче булсын иде әле ул”, “синең кебек хатын-кызда бет тормый ул”, “чөнки гастрольләрдә еш йөрисең, шуңа борчыладыр Артур. Чүпләсен, тырыш малай ул”, “күп кешеләр янында йөргәч, бетләмәгән микән дип куркадыр ул”, “бер бет җибәр күңеле булсын”, “кайгыра хатын бетләмәде микән дип”, “әйбәт инде ул бет эзләүче янында булгач”, - дип тә шаярткан Иркәнең язылучылары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100