Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркәгә күршеләре төне буе йокы бирмәгән

Иркәнең күршеләре бик тә кәеф-сафа корырга яратучылардан икән. Төне буе йокы бирмәгәннәр үзенә.

news_top_970_100
Җырчы Иркәгә күршеләре төне буе йокы бирмәгән
Салават Камалетдинов

«Сүзем юк. Юк, сүзем күп, дәшмим. Дәшәсе килә дә бит, түзәм. Түземлек чиккә җиткәч, көләм. Көләм-көләм дә, нинди сүз әйтергә теләдем соң әле мин дип уйланам. Ул арада сүзнең каян башланганын онытам.

Менә хәзер дә уйларымны барлап, елмаеп, өстәге күршеләрнең Алла Пугачеваның «Позови меня с собой» дигән җырны җырлаганнарын тыңлап ятам. Төнге сәгать 02.20. Ә алар рәхәтләнеп җырлый. Мин йоклап кына китәр идем дә бит, эчтән генә кушылып җырлап ятам. Ачуланмыйм, бер тамчы ачуланмыйм, йокым калса да. Ничек итеп җырлаган кешегә ачуланып булсын инде? Җырлаган, җыр яраткан кеше бәхетле дип саныйм мин», — дип язган Иркә инстаграмда.

«Болар кыздылар, Меладзега күчтеләр. Лепска җиткәнче йоклап китәсе», — дип тә көлгән.

Иркә үзенең инстаграм сәхифәсен бик кызыклы итеп, үзенчәлекле постлар белән алып бара. Инстаграмдагы дуслары да шуны билгеләп үткәннәр.

«Иркә, сеңлем, сиңа шагыйрә булырга кирәктер. Бик мәгънәле язасың»;

«Әй, яратам шулкадәр язган сүзләреңне. Әллә ничә мәртәбә укыйм»;

«И, Иркә, шундый рәхәт итеп язгансың! Аны укулары! Түземлек синдә җитәрлек! Гаугаларны да зурга җибәрмәдең, лаеклы чыктың, шуңа халык сине хөрмәт итә», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100