Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә Фазлыевларга бурычын кайтарган

Бу хакта Алсу үз сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
Җырчы Иркә Фазлыевларга бурычын кайтарган
«Татар-информ» архивы

Алсу Фазлыева үз сәхифәсендә «сездән яшерер әйберебез юк», дип язган. Шул уңайдан инстачылар үзләрен борчыган сорауларны биреп калырга ашыккан.

«Сер булмаса әйтегез әле, узган елда бугай, җырчы Иркәнең сездән алып торган акчасын кире кайтармавын бик ачынып сөйләгән идегез. Ул бурычын кайтардымы? Кайтарган булса, шулай ук инстачыларга хәзер аралар өзек дип әйтә аласызмы?» дип сораучыга «әйе, быелның апрель ахырында кайтарды», дип җавап язган җырчы.

«Димәк, Иркә, сез уйлаганча ук начар, намуссыз кеше түгел икән бит дип уйлап куйдым әле. Дөнья иркен, дөнья киң, тату яшәүләргә ни җитә», — дип дәвам иткән инстачы.

«Әйе, бирде. Ләкин, блокка куеп, юкка чыгулар, начар сузләр булмаган булса (үз күзләребез белән курдек), вафат булган әни турында ямьсез фикерләрен әйтмәсә, бар да яхшы буласы иде. Бәлки, үкенәдер дә, дүрт аяклы ат та абына. Без аңлый торган кешеләр. Дөнья иркен, дөнья киң», дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100