Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә чын ир-атларга: «Зинһар, дилбегәне ныклап тотыгыз»

Инстачыларның күпчелеге җырчының сүзләре белән килешкән.

news_top_970_100
Җырчы Иркә чын ир-атларга: «Зинһар, дилбегәне ныклап тотыгыз»
«Татар-Информ» архивы

Җырчы Иркәнең чын ирләргә дә, шулай ук социаль челтәрдә кеше тикшереп утырган ирләргә дә сүзе бар. Ул бу турында инстаграмда үз сәхифәсендә язган.

«Мин, 3 малай арасында үскән кыз, 90нчы еллар тәрбиясен үз итәм. Ир-атларның чын булуы, әйтсә эшли, алдашмый, типсә тимер өзәрдәй, нык, эштән курыкмый торган ир-атлар белән үстем. Әти дә кайвакыт кырыс булды. Әле дә әнә шундый кешеләр эзлим. Йомшак, күп сөйләүчеләрне җенем сөйми, күрмәмешкә салышам мин аларны.

Әнә шул «пацан» холкы кайвакыт үземдә дә чагыла. Хатын-кыз болай итеп фотога төшәргә тиеш түгел бит. Ә мин төштем.

Кайбер тартып торган ыштан кигән, салонга барып тырнак кистереп, инстагрмда кеше тикшереп утырган ирләр, әз генә ата-бабалардан үрнәк алыгыз.

Ә чын ирләргә рәхмәт әйтим әле, сез бик күп калмасагыз да, зинһар, дилбегәне ныклап тотыгыз, сез безгә бик кирәк.

Мин өч абыема рәхмәтлемен. Сез биргән тәрбия хәзер миңа нык булыша», — дип язган җырчы.

Иркәнең виртуаль дуслары аның сүзләре белән килешкән, әмма аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап бетермәүчеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100