news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә өч ел элек язылган җырын тәкъдим итте

«Сал бер хәбәр» җыры җырчының күңел халәтенә туры китереп яздырылган.

news_top
Җырчы Иркә өч ел элек язылган җырын тәкъдим итте
«Татар-информ» архивы

Җырчы Иркә концертларда җырланган, әмма рәсми рәвештә тәкъдим ителмичә калган җыры белән уртаклашты.

«Сал бер хәбәр» җырының авторлары — Айдар Минһаҗев һәм Айдар Тимербаев.

«Өч ел элек язылган җыр бу. Шул вакытта эчке халәтем шундыйрак иде. Никтер мин бу җырны сезгә рәсми рәвештә чыгармадым, тик концерт программасында яңгырады. Кадерле кешебезне югалтып, без үзебезнең бер өлешебезне югалтабыз.

Якын кешеләребезне югалткач кына алга таба ничек авыр булуын аңлыйбыз. Якыннарыгызны югалтмагыз, сүз табарга тырышыгыз, үпкәләмәгез һәм бер-берегезне аңлагыз.

Бүген бу җырны сезгә яңадан җиткерергә булдым», — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар