Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә битлек киеп йөрүне ошаткан

Ул битлек киеп йөрүнең авыру ияртүдән саклаудан тыш, тагын бер уңай ягын тапкан.

news_top_970_100
Җырчы Иркә битлек киеп йөрүне ошаткан
Салават Камалетдинов

Җырчы Иркә битлек киеп йөрүне ошатуы турында язган. «Битлек киеп йөрүнең уңай яклары күп икән бит. Шуның минем күңелгә хуш килгәне - буянасы юк. Шалт, кидең, чыктың, киттең - беркем күрми. Әле кара күзлек тә киеп куйсаң...» — дигән ул.

Виртуаль дуслары аның белән килешкән.

«Мин дә шулай дим, рәхәт, бизәнәсе юк. Бигрәк тә кояшлы көндә — битлек һәм кара күзлек.

«Чынлап та шулай бит. Өйдә утыргач, өйдәгечә йөрелә, кибеткә чыгар өчен генә матурланасы килми. Битлек киясең һәм син әзер»;

«Сез болай да гүзәл»;

«Битлек тә килешә сезгә!»;

«Бизәнгән юк, экономия»;

«Икенче өстенлек, перчатка киябез, тырнаклар ял итә», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Иркәдән онлайн концерт көтүләре турында да язган тугры тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100