Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә атка атланып авылына кайтырга җыенган

Ул әнисе белән телефоннан сөйләшү турында язган.

news_top_970_100
Җырчы Иркә атка атланып авылына кайтырга җыенган
Салават Камалетдинов

Җырчы Иркә яңа фотосессиясеннән атка атланып төшкән фото куйган.

«Атландым атның биленә, киттем Чәтрән җиренә», — дип язган җырчы фото янына. Ул Аксубай районының Яңа Ибрай (Чәтрән) авылында туган.

«Көн матур, кояш чыккан, җиле дә салмак кына», — дип башлады әни, иртәнге җиденче яртыда шалтыратып. «Әйе, әни. Урманда йөреп кайтырга исәп», - дип җавап бирдем. «Кызым, урманга икәү барырбыз. Туган авыл урманнарының һавасы да бик шифалы. Тик урманга арт бакча аша барасы, чүп баскан», — ди. Шәп минем әнием. Хисләнергә урын калдырмады. Әйтте икән, үтәргә инде. Әни бит!» — дип язган җырчы.

«Әниләр шундый инде алар. Эш тә эш. Исән-сау булганда кайтыгыз. Рәхәтләнеп кайтып эшләр идек әле. Йозак эленгән йортка кайтабыз», «Әниләр исән-сау булганда кайтыйк», — дип комментарий калдырган әнисез калган инстачылар.

«Иркә, син күп нәрсәгә сәләтле. Син ярата да, кызгана да, эшли дә беләсең. Булдырасың!» — дип мактап комментарий калдырган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100