news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвина: «Элекке ирем белән аралашмыйм»

Ильвина инстачыларның кайбер сорауларына җавап бирде.

news_top
Җырчы Ильвина: «Элекке ирем белән аралашмыйм»
Ильвинаның Инстаграм аккаунтыннан

«Сез элекке ирегез белән элемтәдә торасызмы? Кызыгыз белән күрешәме?» — дип кызыксынган бер инстачы.

«Миңа мондый сораулар килгәч, мөһим мәсьәләдер инде бу. Элекке ирем белән аралашмыйм. Балабыз зур. Аларның араларына кысылмыйм», — дип җавап кайтарган җырчы.

«Яраткан кешегез белән ничек таныштыгыз? Кайчаннан бирле бергә?», «Тагын бер бала хакында уйланасызмы?» — дип сораучылар да булган.

 «Ул минем тормышыма кинәт кенә килеп керде. Тиздән беренче бишьеллыкны билгеләп үтәчәкбез», «Җитәр уйланырга, эшли башларга кирәк», — дигән Ильвина.

Исегезгә төшереп үтәбез, җырчы Ильвинаның элекке иреннән 9 яшьлек кызы Раяна бар. Җырчы хәзерге вакытта «Motionkids» брендлы балалар киемнәре тегү белән шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар