news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илсөя Бәдретдинованы кеше талап акча эшләп йөрүдә гаеплиләр

Казанда шаулап-гөрләп җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты узды. Тик бер ханым аның концертын азагына кадәр карап бетермәгән, ул гына да түгел, ризасызлык белдереп, җырчыга хат юллаган. Бу хакта җырчы үзенең “Инстаграм” челтәрендә хәбәр итте.

news_top
Җырчы Илсөя Бәдретдинованы кеше талап акча эшләп йөрүдә гаеплиләр
“Илсөя концертың чүп, ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә, Ирек мәйданына бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан эшләргә өйрән”, - дип язган аңа Гөлнур исемле ханым.



Илсөя Бәдретдинова да хатны җавапсыз калдырмаган.

“Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә, дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкъ каршымда утырганыгызны хәтерлим… Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларны актарганыгызны күрү белән аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!” - дип язган ул.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар