Җырчы Илназ Сафиуллин әти булырга әзерләнә
Җырчының тормыш иптәше Айгөл йөкле. Бу хакта ул үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр иткән.
“Күңелле яңалык белән бүлешәсебез килә. Сезнең аңлавыгыз һәм терәк булуыгызга ышанып калам. Могҗиза көтәбез. Сөбханалла, дип карагыз. Күз тимәсен. 22 атналык йөклелек чоры”, - дип язган ул.
Яшь гаиләне котлыйбыз! Бәхетле, сау-сәламәт бала тусын!
Яшь гаиләне котлыйбыз! Бәхетле, сау-сәламәт бала тусын!