Җырчы Илгиз Зәкиевкә мактаулы исем бирелде
Җырчы булу балачак хыялым иде, ул тормышка ашты һәм хезмәтемне югары бәяләүләре өчен рәхмәтләремне җиткерәм, диде җырчы.
Бүген Казан шәһәр филармониясе солисты Зәкиев Илгиз Зирәк улына Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
«Әлеге тантаналы чарага аеруча дулкынланып, бик сөенеп бардым, мин бүген бик бәхетле. Җырчы булу балачак хыялым иде, ул тормышка ашты һәм хезмәтемне югары бәяләүләре өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Әлеге дәрәҗәле исемне алу иҗатыма карата тагын да күбрәк җаваплылык өстәвен тоям, аңа лаеклы булырга тырышырмын», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җырчы.