Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илгиз Мөхетдинов туена «Хатлар йорты»ның милли стильдәге чакыруларын сайлаган

Җырчының туе августта булачак.

news_top_970_100
Җырчы Илгиз Мөхетдинов туена «Хатлар йорты»ның милли стильдәге чакыруларын сайлаган
Илгиз Мөхетдинов архивыннан

Җырчы Илгиз Мөхетдинов булачак хатыны Диана белән туйга әзерләнә, кунаклар чакыра. Алар «Хатлар йорты» тәкъдим иткән милли стильдәге чакыруларны сайлаган.

«Туй августта була. Чакыруларны өләшә башладык, кабул иткән кешеләр дә аларны бик ошата» — диде Илгиз Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Барлык „Хатлар йорты“ нда тәкъдим ителгән чакыруларны карадык та, безнең өчен бу иң матуры булып чыкты. Үзе милли, төсләре дә матур, барлык рәсемнәре дә, язулары да күңелгә ятты. Бу безнең йөзебезне күрсәтә торган чакыру кебек тоелды», — диде Илгиз Мөхетдинов.

 «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова Илгиз белән Диана сайлаган чакыру Рамазан аена чыккан коллекциядән икәнен әйтте. Чакыруга төгәл туйга икәне язылмаган, шуңа да, Энҗе Садыйкова әйтүенчә, аны туйга да, никахка да кулланып була. Чакыру белән бүләккә конвертлар да бирелә.

«Еш кына исемнәре инде язылган индивидуаль заказ ясарга теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Миңа калса, аны тутырып утыру үзе бер ләззәт, хатирә», — диде Энҗе Садыйкова.

Илгиз дә моның белән килеште. Ул чакыруларда үз кулың булырга тиеш дип саный. «Бабайларның сандыкларын табып, аларның кулы белән язылган әйберләрне күрәбез бит. Киләчәктә кемдер безнең чакыруны алып — менә, бу аның кулы белән язылган, — дип искә алырга мөмкин. Үзең язганда кул белән генә түгел, җаның белән язасың», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100