Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илгәрәй: Каты итеп үпкәләсәм, рәнҗешем кешеләргә төшә

Илгәрәй үзе турында берничә факт язды.

news_top_970_100
Җырчы Илгәрәй: Каты итеп үпкәләсәм, рәнҗешем кешеләргә төшә
Җырчы Илгәрәй инстаграмында үзе турында кызыклы мәгълүмат язарга булган. Арасында моңарчы билгеле булмаган фактлар да бар.

"Хәерле көннәр, дусларым! Күңелле яллар телим сезгә. Мин сезне үзем белән бәйле берничә факт белән таныштырам.

  • Тулы исемем-Гәрәев Илназ Рәхимулла улы. 32 яшь. Казанда тудым, бүгенге көндә дә Казанда яшим. 
  • 149 татар-төрек лицеен 2003 елда тәмамладым. 
  • Казан дәуләт педагогика университетында укыдым, вокал бүлегендә аерым дәрес алдым! 
  • Куңелем эчендә табиб яши. Җырчы булмасам, хирург булыр идем. 
  • Сәхнәгә беренче адымымны 11 яшьтә ясадым. 
  • Аэрофобия белән авырыйм. Самолетта очарга куркам. Беренче тапкыр 30 яшемдә генә очтым. Шуннан бер дә очканым юк. 
  • Салкынны яратмыйм. Тиз туңам. Кыскасы, мирзляк.
  • Яраткан ризыгым - кызган бәрәңге белән сөт, стейк. 
  • Киемемдә бер генә кечкенә тап булса да, кимим. Бөтен кеше шул тапны күрә дип хис итәм.
  • Эчке сиземләү хисе каты.
  • Тиз үпкәлим, ләкин тиз онытам. Тик каты итеп үпкәләсәм, рәнҗешем кешеләргә төшә. Моңа мин берничә тапкыр инандым. 
  • Кешеләр белән яхшы аралашам, тиз ышанам, юашрак. Ләкин иң якын дустым берәү генә - ул минем тормыш дулкыным Айгөл.
  • Мин киноман! Бик каты кино карарга яратам. 
  • Еш Сабага кайткач, мине Сабада якташ дип бутыйлар. Әле иң кызыгы мине Саба яки Арча кияве дип йөртәләр. Бер дә дөрес түгел. Мин Казан кияве, Айгөл Казан кызы. 
  • Күпләр мине горур, уземне әллә кемгә куеп йөрүче дип уйлый. Алай түгел, мин үзем бик гади. 
  • Йокларга яратам. Ябалак. Төн эшлим, озак йоклыйм. Иртә белән торырга яратмыйм, ләкин иртә торуны яратырга өйрәнергә телим. 
  • Ашарга бик яратам, пешерергә яратмыйм. Пилмән пешереп ашый алам. Бик тәмле итеп бәрәңге кыздырам, тавык канатларын тәмле соуслар ясап кыздырам. Кемнең авыз итәсе килә, кунакка килегез", - дип санап үткән җырчы.


Хәерле көннәр, дусларым!Күңелле яллар телим сезгәМин сезне үзем белән бәйле берничә факт белән таныштырам. Сездән лайк Вам не сложно, мне приятноТулы исемем-Гәрәев Илназ Рәхимулла улы. 32 яшь. Казанда тудым, бүгенге көндә дә Казанда яшим. 149 татар-төрек лицеен 2003 елда тәмамладым. Казан дәуләт педагогик университетында укыдым, вокал бүлегендә аерым дәрес алдым! Куңелем эчендә врач яши. Җырчы булмасам, хирург булыр идем. Сәхнәгә беренче адымымны 11 яшьтә ясадым. Аэрофобия белән авырыйм. Самолетта очарга куркам. Беренче тапкыр 30 яшемдә генә очтым. Шуннан бер дә очканым юк. Салкынны яратмыйм. Тиз туңам. Кыскасы мирзляк.Яраткан ризыгым кызган бәрәңге белән сөт, стейк. Киемемдә бер генә кечкенә тап булса да, кимим. Бөтен кеше шул тапны күрә дип хис итәм.Эчке сиземләү хисе каты. Тиз үпкәлим, ләкин тиз онытам. Тик каты итеп үпкәләсәм, рәнҗешем кешеләргә төшә. Моңа мин берничә тапкыр инандым. Кешеләр белән яхшы аралашам, тиз ышанам, юашрак Ләкин иң якын дустым берәү генә - ул минем тормыш дулкыным АйгөлМин киноман! Бик каты кино карарга яратам. Еш Сабага кайткач, мине Сабада якташ дип бутыйлар. Әле иң кызыгы мине Саба яки Арча кияве дип йөртәләр. Бердә дөрес түгел. Мин Казан кияве, Айгөл Казан кызыКүпләр мине горур, уземне әллә кемгә куеп йөрүче дип уйлый. Алай түгел, мин үзем бик гадиЙокларга яратам. Ябалак, так скажем Төн эшлим, озак йоклыйм. Иртә белән торырга яратмыйм, ләкин иртә торуны яратырга өйрәнергә телим. Ашарга бик яратам, пешерергә яратмыйм. Пилмән пешереп ашый алам. Бик тәмле итеп бәрәңге кыздырам, тавык канатларын тәмле соуслар ясап кыздырам. Кемнең авыз итәсе килә, кунакка килегез. #илгэрэй #илгәрәй #казань #татарстан

Публикация от ИлГәрәй (@ilgaray)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100