Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Идрис Кәлимуллинның никахтан тыш туган "улы" пәйда булган

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин тормыш иптәше, скрипкачы Гүзәл Кәлимуллина белән аерыла, бергә тормыйлар, дигән сүзләр килеп иреште.

news_top_970_100
Җырчы Идрис Кәлимуллинның никахтан тыш туган "улы" пәйда булган
Сәбәбе - Идрис әфәнденең никахтан тыш туган баласы пәйда булган. Моның чынмы, юкмы икәнен белү өчен Идрис Кәлимуллин 25 яшьлек "улы" Илдус белән ДНК анализы тапшырган.

- Ул егетнең минем бала түгеленә иманым камил, өйләнгәннән соң хатын-кызлар белән чуалмадым. Әгәр аңа 29-30 яшьләр булса, бераз икеләнүем булыр иде. Гүзәл белән 28 ел яшибез, өлкән кызыбыз Дианага 27 яшь, Кәмиләгә - 17, ә кечкенәбез Мәдинәгә 5 яшь. Гаиләбездә бар да яхшы иде, тик бу хәлләр Гүзәлнең нерв системасын какшатты. Гадәттә, шәхси проблемалар турында сирәк очракта гына сөйләргә тырышам, ләкин бу яңалыкны пәрдә артында калдыра алмадык. Ул безне барыбызны да шок хәлендә калдырды, - диде "Интертат" газетасы хәбәрчесенә Идрис Кәлимуллин.



- "Улыгыз" барлыгын каян белдегез?

- Гүзәлгә таныш булмаган номердан СМС килде. "Добрый день. Меня зовут Ильдус, я сын Вашего мужа. Хочу встретиться с вами и поговорить", - дигән. Башта моны берәр төрле розыгрыш дип, дуслар, якыннар шаяртадыр дип уйладык. Соңыннан ул Гүзәлгә шалтырата башлады. Гүзәл аптырады, миңа мең төрле сорау яудырды. Ни өчен миңа шалтыратмавын аңламадым. Күрәсең, минем телефон номерымны табу авыр булгандыр. Илдус сүзләренчә, мин аның әнисе Миләүшә белән гастрольләр вакытында танышканмын.

- ДНК анализының нәтиҗәсе нинди булды?

- Анализларны үз хисабыма ясаттым. Нәтиҗәләрен ике атна көтәсе булгач, гаиләмне Төркиягә алып киттем, шунда бераз хәл алдык. Кайтуыбызга шатлыклы хәбәр - бу егет белән бернинди туганлык җепләре дә юк, әтилек проценты "0"не тәшкил итте. Нәтиҗәләрен хәбәр итәр өчен Илдуска шалтыраткан идем, җавап бирмәде, югалды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100