Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иделия Марс: «Каһәр суккан яман шеш...»

Татарстан кызы, хәзерге вакытта Майамида яшәп иҗат итүче җырчы Иделия Марс Инстаграм битендә әтисе Макаров Марс Андрей улына багышлап пост урнаштырган.

news_top_970_100
Җырчы Иделия Марс: «Каһәр суккан яман шеш...»
Иделия Марсның Инстаграм битеннән

«Аның безнең янда булмавына — 5 ел. 2016 ел — иң авыр ел булды. Әтиемне югалту, якын кешемнең хыянәте… Иң авыр кичерелгәне - әйтеп бетермәгәнлек. Әтиемнең яман шеш белән авыруын белү зур тәэсир ясады. Кечкенә чагымда күп нәрсәне аңлап бетермәгәнмен. Аңлаган булсам, барысын да башкача эшләр идем… Сабый чакта аның миңа карата булган мәхәббәтен хәтерлим. Тик аннан соң ул читләште… Һәм зур тормышым дәверендә мин аның мәхәббәтен тоймадым. Сөйләшә алмаслык хәленә җиткәндә мин аның күзләрендә сагыш күрдем. Әйтерсең лә, ул нидер әйтергә тели, тик әйтә алмый. Каһәр суккан яман шеш. Операциягә зур өметләр багласак та, ярдәме зур булмады.

Мин ул чакта Майамида идем. Душка кердем. Әлеге мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим. Күзләремне йомдым, әтинең авыртуын тоеп алдым, «кичер мине» дигән сүзләрен ишеттем. Үземдә: «Син дә мине кичер», — дип әйттем. Мин аның куркуын сизеп: «Курыкма, әтием, яктыга бар. Барысы да яхшы. Мин сине гафу итәм…» — дип пышылдадым.

Душтан чыгуга телефоныма: «Кайгыңны уртаклашам», — дип язылган смс хәбәр килгән иде. Әлеге тәҗрибәмне ничек тә аңлатырга белмим, тик шуңа ышанам - бу безнең әти белән ерак аралар аша булган элемтә иде.

Мин Россиягә очтым, аны инде күмгәннәр иде.

Хәзер мин әтиемне искә алам һәм аңа зур рәхмәтләремне белдерәм. Ул миңа балачактан иҗат дөньясына юнәлеш бирде, үземне кино өлкәсендә табачагыма ышанды. Мин үземнең беренче «See my voice» дип аталган кыска метражлы фильмымны төшердем. Әлеге фильмны әтигә багышладым. Кызганыч, әти генә әлеге фильмны күрә алмады. Әтием, яратам сине», — дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100