Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлия үзе белән эшләргә ризалашкан психологка ярдәм кирәк булачагын әйткән

Җырчы Мәскәүдә яшәп иҗат итә.

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлия үзе белән эшләргә ризалашкан психологка ярдәм кирәк булачагын әйткән
«Татар-Информ» архивы

Мәскәүдә яшәп итүче автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия үз тормышы турында берничә җөмлә генә әйткән һәм шуннан барысы да аңлашыла.

«Әгәр мин психологка үз тормышымны бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирсәм, мөгаен, ул миңа үзе өстәп түләр һәм китеп барыр иде валерьянка эчәргә… Яки виски… Яки икесен берьюлы…» — дип язган ул.

Инстачылар җырчының гүзәллегенә сокланган һәм аның өчен борчылуларын белдергән.

Җырчыны виртуаль дуслары тынычландырырга тырышкан:

«Йокларга яткач, уем белән авылның бер башыннан кереп китәм дә кырыена чыгып житә алмыйм — берсенен дә „сарае“ буш тугел дип әйтә иде әни»;

«Сынауларны уза-уза, түз йөрәгем дип алга атлый инде һәр кеше, нишлисең?! Бар да узар, Алла боерса, яхшы булыр, сез — көчле зат бит, Гүзәлия!»

«Сез чибәр һәм кызыклы хатын-кыз», — дип сокланган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100