Җырчы Гүзәлия: Икенче яшьлекне көткәндә икенче ияк килмәсме?
Җырчы Гүзәлия: Икенче яшьлекне көткәндә икенче ияк килмәсме?
Җырчы һәм продюсер Гүзәлия үзенең инстаграмында кызык сүз язып куйган.
"Икенче яшьлекне көтеп утырганда икенче ияк килмәсме?" - дип язып, инстадашларын көлдергән ул. "Үтердең!" - дип көлеп язалар Гүзәлиягә.
"Тагын нинди яшьлек көтәсең. Болай да яшьсең, чибәрсең. Бөтен җирең килешле. Икенче ияк озак көттерми ул, бер шәптә килә. Ә икенче яшьлек, белмим, килерме-юкмы. Озак көтәргә туры килер инде", - дип язган аңа бер инстадашы.