Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлия гаиләсендә зур кайгы

Җырчының әнисе бакый дөньяга күчкән.

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлия гаиләсендә зур кайгы
Рамил Гали

Җырчы, көйләр авторы, продюсер Гүзәлиянең әнисе вафат булган. Ул кайгылы хәбәр белән инстаграмда бүлешә.

«Бу күлмәкне бик яраттың…Озак кына кия алмадың…Урының оҗмахта булсын», — дип язган ул.

Сәхнәдәш дуслары Гүзәлиянең тирән хәсрәтен уртаклашкан.

«Сания апа… Матур киенеп, сәхнәләргә менеп җырлаулары… Кеше ике уйлаганчы, инде кирәк җиренә барып җитүе. Мөмкин булганда бер концертны калдырмас иде. Җор телле Сания апа. Урының җәннәт түрләрендә булсын»;

«Урыннарың, оҗмах түрләрендә булсын, әбекәй. Якты йөзле, матур, киң күңелле, йомшак куллы буын кешеләре. Күпне күрдегез инде, сез дә оҗмахта булмасагыз»;

«Гүзәлия, йөрәк елый. Бу кайгының бушлыгын тутырырлык бернәрсә юк икәнлеген беләм. Шулай инде, әнкәйләр безне калдырып китә. Әниләр белән балачак китә, чөнки алар булганда без үзебезне бала итеп хис итәбез. Башыбыздан сыйпап, „балам“ дип эндәшүче иң якын кеше ташлап китүе бик авыр. Авыр туфраклары җиңел, кабере якты булсын. Сиңа сабырлык телибез», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100