news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлия баюдан һәм ябыгудан курка

Ул виртуаль дусларын теләгән әйберләре өчен куркырга өндәгән.

news_top
Җырчы Гүзәлия баюдан һәм ябыгудан курка
https://www.instagram.com/guzelyi/

Мәскәүдә яшәүче җырчы, продюсер, автор-башкаручы Гүзәлия виртуаль дусларына курыккан әйберләре турында язган.

«Кем нәрсәдән курка, шул чынга аша, диләр. Менә мин хәзер баеп китүдән һәм ябыгудан куркам, тагын яңа машинадан, яңа фатирдан һәм Мальдив утрауларында ял итүдән куркам. Ай, куркам, куркам!» - дип шаярткан ул.

«Тормышка ашмас хыяллардан курка башларга кирәк әле. Бәлки, кем белә, чынга да ашарлар…» - дип язган берәү.

«Тизрәк курка башлагыз», — дип җавап биргән Гүзәлия.

Гүзәлиягә күпчелек виртуаль дуслары теләктәшлек белдереп, кушылып куркырга керешкән. Куркулары да охшаш булуларын язганнар:

«Мин дә кушылам!!! Куркыныч бит бу»;

«Без икебез дә бертөрле әйберләрдән куркабыз икән. Күз алдына китерүгә каз тәне чыга», - дип комментарий калдырганнар.

«Мин дә шуннан куркам, чөнки кеше баеган, биек баскычка күтәрелгән саен кешелеген югалта, кем булганын оныта», - дип язган бер инстачы.

Гүзәлияне бер куркуыннан азат итәргә теләүчеләр дә табылган. Алар «сез болай матур, ябыкмагыз», «ябыга күрмәгез», дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар