news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлемнән «Дамские пальчики» пирожные рецепты

Гүзәлем әнисенең рецепты белән уртаклаша.

news_top
Җырчы Гүзәлемнән «Дамские пальчики» пирожные рецепты
Салават Камалетдинов

«Дамские пальчики» камыры өчен: 1,5 стакан су, 150 грамм атланмай, 6 йомырка, 1,5 стакан он, тәменчә тоз.

Крем өчен: 2 стакан кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы.

Суны газга куярга, тоз, май салырга кирәк. Су кайнап чыккач он салырга һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатырга.

Газдан алырга, суытырга. Аннары берәмләп йомыркаларны салып болгатырга.

Бу камырны (заварное тесто) майланган табага кашык яки кондитер капчыгы белән салып чыгарга. Араларын күбрәк калдырырга кирәк, чөнки кабаралар.

Пешкән камыр кисәкләрен суытырга, бер савытка тезәргә.

Салкын каймакны шикәр комы белән болгатып крем ясарга.

Әзер камыр кисәкләре өстенә кремны агызырга. Крем өстенә шоколад уарга мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар