Җырчы Гүзәлем түгәрәкләнә?
Гөлназ Сираева белән төшкән фотода Гүзәлемнең йөкле икәне аермачык күренә.
![Җырчы Гүзәлем түгәрәкләнә?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/10/19/c616c952d36cd849533bdbac00b11bb27de205acc9d9291650df5aee8ac4.jpg)
Шушы көннәрдә җырчы Гөлназ Сираева Гүзәлем белән төшкән фото куйган. Кызлар икесе дә озын күлмәкләрдән. Гүзәлемнең түгәрәкләнгән эче аермачык күренә. Гөлназның инстадашларын да бу кызыксындырган. "Әллә Гүзәлем бәби көтә?" - дип язалар.
Гүзәлем үзе әлегә үзгәрешләр турында сөйләми. Тамашачылары аны инстаграмда һәм концертта гына күзәтә.