Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлем Миңнеханова: «Күбесе безне Президент белән туганнар дип уйлый»

Ни өчен Гүзәлем яулык кибете ачкан? Миңнехановлар гаиләсе Президент белән туганмы? Гүзәлем «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә үзе һәм ире Салават турында сөйләде.

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлем Миңнеханова: «Күбесе безне Президент белән туганнар дип уйлый»
Рамил Гали

«Бер-беребезне тулысынча аңлыйбыз»

Булачак ирегезне күргәч, нәрсә уйладыгыз? «Ул минем ирем булачак», - дигән фикергә кайчан килдегез?

Без Салават белән икебез дә бер җирдән — Азнакайда туып үстек. Яшь аермабыз унөч ел, мин башлангыч сыйныфка барганда ул инде институтта укыган. Салаватның әнисе Азнакай мәдәният йортында күп еллар директор булып эшләде, мин шунда бәләкәй чактан ук вокаль ансамбльгә йөрдем. Салаватның зур сәхнәгә аяк басуын күрдек, аңа «Салават абый» дип эндәшә идек. Әмма мин аңа игътибар итмәдем.

Вакыт үтә торгач, аның исеме дә чыкты, карьерасы башланды. Үземне аның фанаты дип әйтә алмыйм, иҗат итүен белә идек.

Без әниләр белән Әлмәткә күчеп киттек, институтка укырга кергәч, мәдәният идарәсенә методист булып эшкә урнаштым. Күңелем мәдәният ягына тартты. Ул вакытта Салават, ни өчендер сәхнәне ташлап, Азнакайга мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасына эшләргә кайткан иде. Әлмәттә эш буенча күрештек. Мин аны белә идем, Азнакайдан булуымны искә төшердем, ул таныш йөз күрүенә сөенде. Шул вакытта эш турында сөйләшүләр әкренләп иҗатка да күчте. Банкетларда җырлап йөргән чагым, әмма барыбер сәхнәдә буласым килде, хыялым бар иде, ләкин әниләр мине бу юлдан китәр дип уйламаган.

Һөнәрем буенча мин — хисапчы-икътисадчы. Күңел иҗатка тарткач, шушы юнәлешне сайладым.

Аннары Салават эштән китте, Казанда «Tatar Star» дигән проектын ачты, яшьләр өчен дискотекалар ясый башлады. Мине дә чакырып алды. Җырлар яздыра башладым, Казанга килүләрем ешайды, ул минем продюсерым булды, төрле чараларга чакыргалады. Эшли торгач, мөнәсәбәтләребезнең бәйләнеп киткәнен сизми дә калдык. Никах та укыдык, бер айдан соң туй да булды. Хәзер бергә яшәвебезгә җиденче ел китте.

Тормыш иптәшегезнең сәнгать кешесе булуын теләгән идегезме?

Юк. Үзем зур сәхнәгә чыгармын дип бөтенләй уйламадым, ләкин иҗат өлкәсендә эшләрмен дип күз алдына китердем. Тормыш иптәшең сине аңлаганда яисә сез бер өлкәдә эшләгәндә, бер-береңә юл куйганда күпкә җайлырак. Бу очракта миңа икеләтә уңыш елмайды, бер-беребезне йөз процентка аңлыйбыз. Аллага шөкер, без бер дулкында.

«Бу ир гаиләсенә тугры булачак, дип уйладым»

Очрашканда күз алдыгызга килгән стереотиплар гаилә корып яши башлаганда чәлпәрәмә килмәдеме? Мин аны шулай күзаллаган идем, ә ул шундый кеше булып чыкты дип…

Читтән караган кешеләр Салаватны үз-үзен ярата торган, бераз тәкәббер дип әйтә. Мин дә аны шулай дип уйладым. Якыннан танышкач, фикерләрем үзгәрде: гаилә кешесе икәнен аңладым. Әнисе, туганнарына булган мөнәсәбәте, хатын-кызга карата игътибары җәлеп итте. Яхшы күңелле, ярдәмчел ул. Якыннан танышкач, аны уңай яктан ачтым. Бу ир гаиләсенә тугры булачак, дип уйладым.

Бер-берегезгә беренче тапкыр «яратам» дип кайчан әйттегез?

Никахта, туйда барлык шаһитләр алдында әйттек. Иң истә калганы шул.

Яратуыңны бер-береңә сүз белән белдерү мөһимме, әллә барысы да караштан, гамәлләрдән дә аңлашыламы?

Минем өчен сүзләр дә мөһим. Үзем еш әйтмәсәм дә, Салават гел: «Матурым, син шундый молодец! Рәхмәт сиңа, яме» — дип канатландырып җибәрә. Ул әйтми торса, мин: «Барысы өчен дә рәхмәт», — дип әйтеп җибәрәм. Шушы сүзләр күңелгә май булып ята, күбрәк ярата, хөрмәт итә башлыйсың.

Сезнең хәзерге фамилиягез — Миңнеханова. Татарстан Президенты фамилиясен йөртүне ничек кабул итәсез?

Нормаль карыйм. Әлеге фамилия миңа ошый. Миңнеханов булмаса да, фамилиямне иремнекенә алмаштырган булыр идем. Сәхнәгә чыкканда да «Гүзәлем» дип кенә чыктым, элеккеге исемем — Гүзәл Шиһапова. Кияүгә чыккач фамилиямне алмаштырасы булачак дип уйладым, шуңа исемне генә калдырдым.

Күбесе: «Сез Президент белән туганнармы әллә?» — дип сорый. Ничек тә булса, безгә тугандыр инде ул, бәлкем. Нәсел шәҗәрәсен карый башласаң, бер очы килеп чыгадыр…

«Ятим бала алып кайтырбыз дигән уйлар белән йөрдек»

Кызыгыз Мәдинә — көтеп алынган нарасыегыз. Йөкле булуыгызны белгәч, нәрсәләр кичердегез?

Без баланы бик озак көттек. Өйләнешкәч тә бала теләдек, ләкин килеп чыкмады. Кайберәүләр карьера артыннан чабабыз дип уйлады. Салаватның да яше бара иде, мин дә эчемнән кайгырдым. Киләсе елларда балабыз булмаса, балалар йортыннан бер бала алып кайтабыз дигән уйлар белән йөрдек.

Икебез дә әкренләп дингә килдек, Салават та хәзрәтләргә: «Сәламәтлек тә бар, ни өчендер бала юк», - кебек сораулар биргәләде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев — гаилә дустыбыз. Безне тынычландырып, «Аллаһы Тәгаләгә ышаныгыз, бар ул, сорагыз», — дип безне уңай якка юнәлдерде. Чиста, изге уйларда булдык.

Могҗиза булды ул. УЗИга тикшеренергә бардым, Салават янымда булды. Фотода кечкенә генә тимгел тамга күргәч һәм йөкле булуымны белгәч, шатландык. Беренче вакытларда берәүгә дә әйтмәдек. Кем икәнлеген белгәч, әти-әниләргә сөйләдек, аннан соң тамашачы да белеп алды.

Кызыгызга исемне кем сайлады?

Күп вариантлар юк иде. Зөләйха дигән исемне карадык. Мәктәпләрдә русча укытылгач, Зуля гына дип йөртерләр дип уйладым. Мәдинә дип тә тәкъдим иттем. Хәзрәт исә исемнең яхшы мәгънәле икәнен әйтте. Туганнарга да ошады, шуңа күрә әлеге вариантта тукталдык.

Малай туган булса, Ибраһим дип кушар идек. Алла боерса, бәлки, булыр әле алдагы елларда.

Мәдинәне Инстаграмда да күрсәттегез. Күз тиюдән курыкмыйсызмы?

Аны уйламаска тырышам. Язулучыларым да ачык кешеләр, сокланып караганда «сөбханалла, машалла» дип язалар. Өйдә булганда үзем дә: «Берүк күз генә тия күрмәсен», — дип әйтеп куям.

Интернетка куймасаң да, өйдә ул уйнаган вакытта сокланып карасаң да күз тияргә мөмкин. Кайвакыт күз тиюдән, сихерләрдән саклый торган дога укучы хәзрәтләрнең аудиоязмаларын куям. Нык күз тиеп, борчылган юк әле.

«Бәлки, сәхнәдән китәргә дә туры килер»

Балаларын даими яктыртып барган йолдызлар бар, бу нинди максат белән эшләнә?

Белмим. Мин ни өчен баламны Инстаграмга куяммы? Ул яңа һөнәрләрен күрсәтә бара, шул шатлыкны подписчикларым белән уртаклашам. Аларга ул шулай ук кызык бит. Яшь әниләр бар. Әйтик, күптән түгел балам белән беренче тапкыр теш табибына бардык, наркоз астында дәваларга куштылар. Бәләкәй баланың тешен наркоз астында дәвалыйлар микәнни, дип аптырадым. Шулчак әниләрдән күп хатлар килде. Үзем дә яшь әни булгач, аларның киңәшләренә карыйм, нәтиҗәләр ясыйм. Шәхсән минем өчен ул пиар түгел, аралашу чарасы гына.

Эстраданы калдырып торып, эшмәкәрлек белән генә шөгыльләнү теләге булдымы?

Сәхнәне ташлармын дигән уй әле башыма кермәде. Параллель рәвештә бизнес алып барсак та, ул минем исемгә теркәлгән. Яулыклар кибетенә күбрәк безнең тамашачы йөри. Шуңа да мин үз исемем белән эшләргә, иҗатта булырга тиеш. Исемем югала калса, бизнесым да артта калачак. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Белмим, бәлки шундый вакыт җитәр, сәхнәдән китәргә дә туры килер… Алдагысын әйтә алмыйм.

«Яулыкка заказлар күп булды, физик яктан җитешә алмадым»

Бизнеска ничек кереп киттегез?

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнермен дип уйламадым. Сәхнәдә образымны алмаштырып, тюрбаннар бәйли башлагач, тамашачы Инстаграмда яулыкларымны кайдан алуымны сорый башлады. Баштан кайсы кибетләрдән сатып алуымны яза идем. Аннары яулыклар белән тәэмин итеп торучыларны үзем эзләп карарга булдым. Үзем киеп карап, сайлап, Интернет-кибет форматында ачып җибәрдем. Ул Рамазан аена туры килде, вакыт күп иде. Интернет аша үземә китерттем, аннан почта аша клиентларга җибәрдем. Заказлар шулкадәр күп булды, хәтта физик яктан җитешә алмадым.

Ураза тәмамлангач, үз ноктабызны ачарга кирәк дигән фикергә килдем. Өебез янындагы кечкенә офис бүлмәсен алдым да, шунда бер кызны утырттым, ул яулыклар сата башлады. Халыкка аны табуы җайсыз иде. Ике ел үткәч, клиентларның сүзен тыңлап, сату нокталарын танылган сәүдә үзәкләрендә ачарга булдык. Аллага шөкер, ул безнең «сетевой бизнес»ка әйләнеп бара.

29 февральдә Уфада һәм 1 мартта Яр Чаллы шәһәрләрендә кибетләребез ачылыр дип планлаштырыла. Почта аша көненә биш-алты кешегә товар җибәреп торабыз. Аеруча уфалылар кибет ачуымны сорадылар, «бездә дә мөселманнар күп», — диделәр.

«Хәзер мәчетләрдә яшь буын күбәйде»

Үзегезне тулысынча ислам дине кануннары буенча яшим, дип әйтә аласызмы?

Ислам кануннары буенча яшәүче гаиләдә тумадым. Әтием дә биш-алты ел элек кенә дингә килде. Аңа кадәр әбиләр, бабайлар кергән иде. Безгә чын мөселман тәрбиясе эләкмәде, ягъни кечкенәдән үк намаз уку, яулык бәйләү, озын күлмәк кию дигән әйбер булмады. Намаз укый башладым, тик кинәт кенә шәригать кануннары кушканча яшәп китә алмыйм, аның өчен вакыт кирәк. Бу — Россиядә яшәүче мөселманнарның күбесенә кагыла.

Соңгы биш-алты елда ислам дине күтәрелеп бара, яшьләр тартыла. «Концертка барсаң, залда әбиләр утыра, мәчеткә барсаң — яшьләр», — дип шаярып та әйтәләр. Дөрестән дә, хәзер мәчетләрдә яшь буын күбәйде.

Мин ике елдан артык ислам юлында. Яулыкларны да дөрес бәйләмибез, биш намазны да вакытында укый алмыйм, чөнки режимым андыйга көйләнмәгән. Өйдә генә утырып, балаларыңны карасаң, биш вакыт намазны укып була. Әмма без барыбер хәлебез килгәнчә тырышабыз. Иртәнгесен укыйбыз, көндезгеләрен укый алмасак, кичен җыеп укыйбыз, кабул ителәме-юкмы — белмибез. Анысын фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә.

Мөслимәләр өчен киенү стилен булдырасыгыз килмиме?

Күлмәкләр сатасыгыз килмиме, дип сорыйлар. Андыйларны үзем дә яратам. Мөслимә Зарина Бабаджанова дигән дизайнер белән таныштык. Ул дингә килгәч, үз-үзенә күлмәкләр тегә башлаган. Бу күп вакытны сорый. Модельер да булырга, уйлап чыгарып, тукымаларын да табарга кирәк. Бәлки, киләчәктә булыр да.

Милли киемгә ничек карыйсыз? Мөселманча, татар бизәкләре төшерелгән кием дә киеп була...

Милли стилистикага яхшы мөнәсәбәттә мин. «Болгар» радиосы «Милли музыкаль премиясе»ндә беренче тапкыр милли бизәкле киемнән чыктым. Ул вакытта тюрбан кигәнгә күрә, мине намазга баскан дип уйлаганнар. Беренче адымнар шунда ясалды, төрле образларда чыга башладым. Тамашачыдан да уңай комментарийлар килде.

«Матур мөнәҗәтләр эзлибез»

Җырны нинди принциптан чыгып сайлыйсыз? Сезнең өчен мәгънә мөһимме?

Җырны күбрәк көенә карап сайлыйм. Истә калса, көне буена башта уйнап йөрсә, димәк, бу җыр бара дигән сүз. Аннан гына да тормый. Ул синең тавышыңа, кыяфәтеңә туры килергә тиеш. Мәгънәсенә дә карыйбыз. Җырларыбыз күбесенчә мәхәббәт турында.

Репертуарны үзгәртәсе килә. Соңгы вакытта матур мөнәҗәтләр эзлибез. Бездә җырлана торган мөнәҗәтләрне ошатып бетермим. Әйе, аның мәгънәсе бар, ләкин дүрт-биш мөнәҗәтне рәттән тыңлый алмыйм. Шуңа күрә яшьләр дә тыңлый ала, истә кала торган, мәгънәле вариантлар эзлибез. Ул шаян җыр түгел, нәкъ менә мөнәҗәт булырга тиеш. Әмма әле андый әсәр табып булмады. Авторлар бар, күбесе классик юнәлештә эшли.

Менә Гарәп Әмирлекләрендә хәзерге аранжировкалар белән ясалган, мелизмлы, оригиналь көе булган әсәрләр бар. Тырышсаң, эшләп була дип уйлыйм. Шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк. Хәзер бала тәрбиялим, кибетләр тотам, иремне карыйм, иҗат итәм бит, шуңа мөнәҗәт тә килеп кушылса, кайсына бүленергә белмәссең.

Алга таба планнарыгыз турында әйтеп үтсәгез?

Хәзерге вакытта Салават белән бергә башкарылган җырга яңа клип төшерәбез, әле яңа гына аның бер клибы чыккан иде. Эшлибез, иҗат итәбез, әмма концертлар белән чыгарга уйламыйбыз, чөнки балабыз бәләкәй. Бәлки, икенче сезонга Казанда концерт куярбыз дип уйлыйм, ләкин аңа әзерләнергә кирәк.

Соңгы концертыбыз 2017 елда узды. Өч ел үткән, җырларыбыз да, образларыбыз да үзгәрде. Шуңа күрә тамашачыларыбызга уй-фикерләрне, кәефебезне җиткерәсебез, алар белән күрешәсебез килә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100