Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлем ире Салаватка һәм аның әнисенә рәхмәт әйткән

Гүзәл яңа фотосессиядән матур фото куеп, инстачыларны сокландырган.

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлем ире Салаватка һәм аның әнисенә рәхмәт әйткән
Салават Камалетдинов

Җырчы Гүзәлем ире белән төшкән матур фото куйган. Фото янына ире Салаватка һәм аның әнисенә рәхмәт әйтеп язган.

«Бүген минем нинди булуым — минем иремнең тырышлыгы. Бу көнгә кадәр ул мине тискәре гамәлләре белән җәфаламады. Миңа кара эш эшләтмәде. Миңа ямьсез сүз әйтмәде, тәнкыйтьләмәде, тупас сүзләр кычкырмады. Киресенчә, кочаклый, үбә һәм ярата. Мине һәрвакыт мактый һәм матур сүзләр әйтә. Куркыныч нәрсәләрдән саклый һәм яклый.

Аның янәшәсендә мин үземне матур, гүзәл, тыныч хис итәм. Рәхмәт сиңа, булганың өчен. Минем өчен шундый ир-ат тәрбияләгән әнисенә рәхмәт. Еллар дәвамында безнең гаилә тагын да ныгысын», — дип язган җырчы.

Гүзәлемнең мондый сүзләрен укыгач, ире Салаватның да күңеле булган. «Бу сүзләрне ишетү бик рәхәт. Аллам безне чир, кайгы, хәсрәтләрдән сакласа иде», — дип комментарий калдырган ул.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары Миңнехановлар гаиләсенә соклануын белдергән. Матур гаилә булып яшәүдә Гүзәлемнең дә тырышлыгы булуы турында язганнар.

«Үрнәк гаилә. Ул икегезнең тырышлыгыгыз»;

«Күп хатын-кыз андый ир-ат янәшәсендә булырга теләр иде»;

«Салават башка ир-атларга үрнәк»;

«Алтын сүзләр! Һәрвакыт шулай булсын»;

«Бәхетне саклый күр. Күз тидермәсеннәр!»;

«Гаҗәеп нәфислек», - дип комментарий калдырган инстачылар.

«Ирләрне Идел кичеп, ахыргы ярга чыкмыйча мактарга ярамый дигәнне белмисеңме? Бик мактама. Бәхетле булыгыз, сүз дә юк. Бу артык төчеләнү дип аталмый микән…» — дип акыл өйрәткән берәү.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Как я сегодня выгляжу —это заслуга моего мужа За всё это время он никогда не мучил меня гадкими выходками. Не сваливал на меня черную работу. Не обзывал меня, не критиковал, не орал грубым голосом. А наоборот часто обнимает, целует и любит. Всегда меня хвалит и делает комплименты. Защищает от опасностей. Я около него чувствую себя красивой, элегантной, спокойной. Спасибо тебе за то, что ты есть. Спасибо твоей маме за то, что воспитала для меня такого мужчину. И дай Аллах, чтобы наша семья с годами только крепла. @salavat_minnikhanov ❤

Публикация от Guzelem (@guzelem_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100