news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлем хастаханәгә эләккән

Җырчы Гүзәлем Инстаграм челтәренә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган.

news_top
Җырчы Гүзәлем хастаханәгә эләккән

Фотосурәткә ул: "Мине югалтмагыз, мин монда бер атнага. Күптән дәүләт хастаханәләрендә ятканым булмады", - дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип җырчы өчен борчыла башлады. Җырчы тамашачыларына социаль челтәр аша рәхмәт сүзләрен дә ирештергән.

Гүзәлем шәхси тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләми, ләкин соңгы фотосүрәтләрендә аның йөкле булуы аермачык күренә.

Җырчыга тиз арада савыгып, исән-имин өенә кайтуын телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар