Җырчы Гүзәлем белән кызы кием алыштырып, татар халык бию көенә бии
Инстаграмда эстрада йолдызлары арасында төрле челленджлар тәкъдим ителә.
Җырчы Гүзәлем белән кызы Мәдинә дә киемнәренең төсләрен туры китереп киенгәннәр һәм татар халык бию көенә бииләр. Видеода аларның өч төрле кием алыштырганы күренә.
Гүзәлемнең «без — кызлар» дип язган гади сүзләреннән барысы да аңлашыла.
Инстачылар Гүзәлем белән Мәдинәнең киемнәре зәвыклы, матур булуына сокланган.
«Икегезнең дә күлмәкләрегез бик матур»;
«Күз тимәсен сез, матурларга»;
«Афәрин, сезгә, кызлар!»;
«Ничек өлгерәсез?»;
«Нинди матур күлмәгегез, күзлек килешеп тора, эшләпә дә шәп. Матур биисез. Искиткеч!» - дип комментарийлар калдырганнар.
Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында нәни Мәдинәне әтисенә, әнисенә дә охшатучылар бар.