Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәл Әхмәтова кызының әтисе турында: «Һәркайсыбызның үз юлы, үз тормышы»

Җырчы инстаграмда кызының әтисен күрсәтте.

news_top_970_100
Җырчы Гүзәл Әхмәтова кызының әтисе турында: «Һәркайсыбызның үз юлы, үз тормышы»
https://www.instagram.com/guzelahmetova_official/

Җырчы Гүзәл Әхмәтова кечкенә кызының туган көненнән фотолар урнаштырып: «Амаль үзенең әтисе белән», — дип язып куйган иде. Бу фотоны күргәч, җырчыга сораулар тулы шәхси хатлар килә башлаган. Гүзәл Әхмәтова шул сорауларга җавап итеп, яңа пост куйган.

«Кызымны котлавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Минем сезне кызыксындырган ситуациягә ачыклык кертәсем килә. Бүгенге көндә без кызымның әтисе Рафис белән бергә яшәмибез. Шуңа да карамастан, безнең арадагы яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр сакланып калды. Мин аның кызым белән аралашуына беркайчан да каршы килмәдем. Кызым әтисен бик ярата, шуңа мин? киресенчә, аларның аралары якын булуын телим. Рафис яхшы әти, аңа моның өчен бик зур рәхмәт. Әмма безнең һәркайсыбызның үз юлы, үз тормышы.

Бүгенге көндә мин бәхетле, якыннарым исән-сау, минем янәшәмдә. Кызым да бәхетле, чөнки аның әтисе дә, әнисе дә бар. Минем өчен борчылуыгыз өчен рәхмәт», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100