Җырчы Гөлсирин Абдуллинадан шарлотка рецепты
Җырчы Гөлсирин Абдуллина Инстаграм битендә шарлотка пешерү серләре белән уртаклаша.
Камыр өчен: 3 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, чәй кашыгы тулар-тулмас тоз, 100 грамм эретелгән атланмай, 3 аш кашыгы майлы кефир, 3 аш кашыгы су, көпшәкләндергеч, чама белән он.
Алмаларны нечкә кисәкләргә турарга.
180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 - 30 минут пешерергә.
Алмаларны нечкә кисәкләргә турарга.
Шарлотканың сере: табаны утка куярга, 1 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы салып шул шикәр эреп, кызара башлагач уттан алырга һәм тигезләп җәяргә. Аның өстенә алма тезәргә, аннан камыр, тагын алма тезеп чыгарга.
180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 - 30 минут пешерергә.