news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлсирень Абдуллинадан "Җылы салат" рецепты

Җырчы Гөлсирень Абдуллинадан "Җылы салат" рецептын тәкъдим итәбез. Җырчы Инстаграмда: "Тиз әзерләнә торган, бик тәмле, туклыклы, җылы салат. Ресторандагыча!" - дип язган.

news_top
Җырчы Гөлсирень Абдуллинадан "Җылы салат" рецепты
Салат өчен: 300 г сыер ите, 1 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе, 1 бәйләм салат яфрагы, 1 бәйләм руккола, 6-7 черри помидоры.

Соус: 4 аш кашыгы зәйтүн (көнбагыш) мае, 2 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе, 1 бал кашыгы бал.

Сыер итен озынчага турарга, аз гынә тоз, борыч сибеп яхшылап кыздырырга һәм бәлзәмле аш серкәсе салып, 1-2 минут кыздырырга. 

Калган салат яфракларын, помидорларны эре итеп турап, итне салып соус белән болгатырга.

Бәлзәмле серкә булмаса, соя соусы да ярый, тик бераз гына тәме үзгәрә. 

Тәмле булсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар