Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлшат Вәлиева: «Йортка зәһәр төтен таралды. Тыным кысылды, сулый алмадым…»

Үзешчән җырчы Гөлшат Вәлиева соңгы вакытта иҗатка күбрәк игътибар бирүе турында язган.

news_top_970_100
Җырчы Гөлшат Вәлиева: «Йортка зәһәр төтен таралды. Тыным кысылды, сулый алмадым…»
https://vk.com/id171963311

Җырчы Гөлшат Вәлиева сүзләренчә, аны ешрак иҗат итәргә тормышка булган карашын үзгәрткән бер вакыйга этәргән.

«…ел элек минем туган көн. Миңа 40 яшь… Уйламаганда бездән түбән катта янгын чыкты. Зәһәр төтен бөтен йортка таралды. Без иң өстәге катта калдык. Ике минут эчендә минем тыным кысылды, сулый алмадым. Кабат ни булганын белмим…

Икенче көнне иртән күземне ачкач, әле вакыт җитмәгәнен аңладым.

Кеше гомере ике минут эчендә өзелә ала. Өзелмәгән икән, димәк, әле эшлисе эшләрем бар. Ничә еллар буе тузанланып яткан җырларымны хәзер чыгара башладым, дуслар. Чын күңелдән алар.

Кайбер вакыйгалар безне үзгәртә, безгә башка юл ача.

Юк, миңа зур сәхнә кирәкми, мин халык арасында үз булып яшәргә күнеккән. Күпләр өчен мин ят. «Син сәер», - диләр. Никадәр мине аңламасалар, шулкадәр мин күбрәк яздым. Күп сүзләр ишетүгә ияләндем, үземнең сәер холкымны кабул иттем, бәхетле булырга өйрәндем. Кайчак хәтта ялгызлык аша», — дип яза ул ВКонтакте сәхифәсендә.

Үзенең зур сәхнәгә ашкынмавы сәбәбен Гөлшат Вәлиева: «Мин, беренче чиратта, әни. Икенчедән, минем һөнәрем башка. Өченчедән, мин бары тик үз җырларымны гына башкарам. Иң мөһиме — һәр кеше үз бәхетен эзләп табарга тиеш. Ә бәхет — ул күңел тынычлыгы. Бәхет — ул тырышлык. Ходай биргән сәләтне беркая куеп булмый, ул кайчан да бер үз юлын таба», — дип аңлаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100