Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Закирова: «Кайбер авторлар әтинең җырларын «урлап» куллана»

Җырчы, композитор Гөлназ Закирова соңгы вакытта татар эстрадасында бик актуаль булган теманы күтәреп чыккан.

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Закирова: «Кайбер авторлар әтинең җырларын «урлап» куллана»
https://www.instagram.com/gulnazzakir/

«Бу постны языр алдыннан озак уйладым. Чөнки татар эстрадасындагы конфликтлар, гайбәтләрдән читтә торырга тырышам.

Сүз минем әтием, Илгиз Закиров иҗат иткән җыр көйләре турында барачак. Соңгы арада еш кына аның музыкасын башка авторлар актив куллана башлады. Я тулаем куплет, я тулаем кушымта «урлана». Бөтен җырлар турында язмыйм, 1-2 тапкыр җырланып онытылганнары, үзләре өчен генә иҗат ителгән җырлар күздә тотылмый. Сүз танылып, халык күңелләренә кергәннәре турында бара… Алар турында инде ишетмәдем, күрмәдем дип әйтеп булмый бит! Видеоларда 3 мисал, болары мин ишеткәннәре генә… Әйе, Мурат Гайсин көемне үзгәрттем дип хәбәр бирде, анысы сөендерде, әлбәттә… Калганнарын үзегез ишетәсез. Җырчыларын hәм авторларны хөрмәт иткәнгә курә исемнәрен язып тормыйм.

Әйе, музыкаль мөмкинлекләр дә чикле, җырчылар да көн саен яңа хитлар белән халыкның игътибарын җәлеп итеп торырга мәҗбүр. Ләкин гармониясе охшаган икән, мелодияне, ритмны үзгәрт, ә иң яхшысы — фантазияңне киңәйт, чөнки музыканың мөмкинлекләре бик зур! Җырчылар да репертуар сайлаганда игътибарлырак булсын иде! Сез бит профессионаллар, авторларга киңәшегезне бирегез.

Шигърият дөньясында да андый проблемалар бар, беләм. Сөендерми бит…

Үзем автор буларак, бу сүзләр минем үземә дә кисәтү булсын», — дип язган җырчы.

Гөлназ тәкъдим иткән видеода Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Киртәләр юк миңа» — Марат Шәйбәков репертурыннан «Санама, кәккүк, санама», Азат Тимершәех репертуарыннан «Көт әле, дисең» — Мурат Гайсинның «Моң агыла», Ранис Габбазовның «Гомер язы» — Илсур Сафинның «Сөюем бакчасы» җырлары мисал итеп китерелгән.

Җырчы, продюсер Гүзәлия дә Гөлназ белән тулысынча килешә. Ул моның бүгенге эстрадада актуаль мәсьәлә булуы турында комментарий калдырган

«Музыка өлкәсендә белемем булмагач, „тоела гынадыр инде миңа“ дип йөри идем»; «Гөлназ, Илгиз абый кебек талантлар аз, ә җиңел юлга басып, дан казанырга теләүчеләр күп… Тик хәтта музыкаль белеме булмаган минем кебек кешегә дә мондый „рәвешләр“ кирәк түгел ул! Халык надан түгел бит инде», — дип язганнар Гөлназның инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100