Җырчы Гөлназ Сираевадан шарлотка рецепты
Җырчы Гөлназ Сираева Инстаграмга аз калорияле алма шартлоткасы ясаган видео куйган.
Камыр өчен: 3 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы майонез, 4-5 аш кашыгы кефир, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 бал кашыгы сода, чама белән он.Камыр табага агып төшә торган булырга тиеш.Алманы күп итеп турарга, үсемлек мае белән майланган табага салырга. Өстенә камырны агызырга һәм духовкада 40-45 минут пешерергә.