Җырчы Гөлназ Сираевадан коймак рецепты
Җырчы Гөлназ Сираева Инстаграмга коймак пешергән видеосын куйган.
Камыр өчен: 1-2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 1 стакан майсыз кефир, 0,5 бал калагы чәй содасы.
Йомырканы тугларга, тоз, шикәр комы өстәп яхшылап болгатырга. Кефирга чәй содасы салырга һәм болгатырга.
Аннары ике массаны бергә кушарга. Коймакның ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга.