news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Сираевадан кабак ашы рецепты

Җырчы Гөлназ Сираевадан кабаклы аш-измә рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Җырчы Гөлназ Сираевадан кабак ашы рецепты
Кабактан аш-измә пешерү өчен: кабак, бәрәңге, сөт өсте, сыр, тоз.

Ингредиентларны кеше санына карап чамалап алырга.   

Кабакны телемләп кисәргә, 2-3 бәрәңгене дүрткә бүләргә, суны күп салмыйча гына пешерергә куярга. Аннары сөт өсте салырга һәм блендер белән вакларга, угычтан уылган сыр өстәргә һәм янә белендер белән вакларга. 

Ашның тозын бары тик сыр салгач кына кабып карарга, шуннан соң тоз өстәргә мөмкин.
"Кыздырылган суган белән кишер, зәйтүн җимеше, мөшкәт чикләвеге (мускат) дә салырга мөмкин", - дип яза җырчының Инстаграмдагы битенә язылучылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар