news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Сираевадан диңгез кысласын пешерү рецепты

Җырчы Гөлназ Сираева Шарджа шәһәрендә ял иткәндә дә, диңгез кысласын үзе пешереп ашый. Ул ашарга әзерләгән вакытта төшерелгән видеоны Инстаграмга куйган.

news_top
 Җырчы Гөлназ Сираевадан диңгез кысласын пешерү рецепты
Җырчы балык базарына барган һәм диңгез кыслалары сатып алган. Шулай итеп җырчы ялда вакытта кунакханәдә "поход" шартларында ашарга әзерләгән.

Кәстрүльдә су кайнарга куярга, тоз, яшел укроп, соя соусы белән бәлзәмле серкә катнашмасы һәм диңгез кысласы салырга. Су кайнап чыккач 2-3 минут кына пешерергә. Озак пешергән очракта кыслалар каты булачак. Сүндерергәч шул төнәтмәдә 2-3 минут тотарга. 

Кыслаларны тәлинкәгә алырга һәм өстенә лимон согы сыгарга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар