Җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың әбисеннән белен рецепты
Коймак тишекле булып пешсен өчен, камырны ачыткач кайнар сөт салырга кирәк.
Белен камыры өчен: 1,5 стакан су, 2 йомырка, 1 аш кашыгы коры чүпрә, чама белән шикәр комы, тоз. он.
Суда чүпрәне эретергә, аннары калган ингредиентларны да салып яхшылап болгатырга. Камыр куе булырга тиеш.
Камырны кабартырга, аннары кайнар сөт салып, куелыгын көйләргә.