Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова аягын пешергән

Ул гаиләсе белән Мисырда ял итә.

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова аягын пешергән
«Татар-информ» архивы

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләләре белән Мисырда ял итә. Гөлназ ялдан фото һәм видеолар куеп тора. Купальниктан төшкән фотоларында аның ботында җәрәхәт булуы күренеп тора.

Инстачылар җырчыга ни булган дип борчыла. «Кояшта шулай пештеме?» — дип тә сорап караганнар.

Җырчы күпсанлы сорауларга сториста җавап бирергә булган. Ул аягын диңгезгә очарга бер көн кала пешергән икән, әле шул пешкән аякка лейкопластырь ябыштырып банкетта эшләп бетергән.

«Пакетлы чәй генә төшердем, шул дәрәҗәдә пеште», — ди ул.

Әмма җырчы купальниктан төшкән фотоларын куярга тартынмый. Аның виртуаль дуслары арасында «нормальный купальник» алырга да киңәш итүчеләр бар.

«Шок контент!!! Эстетик фото түгел. Әллә кем булып күренергә тырышуга караганда, тыйнаклык күбрәк бизи», — дип комментарий калдыручы җырчының йөрәгенә тигән бугай. Ул шул комментарийга сториста җавап бирде.

«Нәрсә эстетик түгел? Минем аякта җәрәхәт булумы, әллә минем бернинди имплантларсыз үз тәнем булуымы?» — диде җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100