news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Гарифҗанова бер хейтерын бармагын өзеп алу белән куркыткан

Инстачылар Гөлназның карага буялган тырнагын һәм азрак тулыланып киткән гәүдәсен тәнкыйтьләгән. Җырчы да җавапсыз калмаган...

news_top
Җырчы Гөлназ Гарифҗанова бер хейтерын бармагын өзеп алу белән куркыткан
https://www.instagram.com/gulnaz_rufi/

Яшь җырчы Гөлназ Гарифҗанова инстаграмда: «Яратам да инде мин шушы хейтерларымны, җыен булмаганны каян уйлап чыгарып бетерәсез. Башыгыз авыртмыймы?» — дип язып куйган.

Бу хейтерлар кайда икән, нәрсә яздылар икән дип баш ватасы түгел. Директына килгән «матур-матур» смсларны Гөлназ берәм-берәм сторисларына урнаштырган.

«Коточкыч тазаргансың» дип язган бер инстачы. «Беләм. Хәзер бик аппетитлы күренәм», — дип җавап кайтарган аңа Гөлназ. «Абау симергәнсең. Ул ботларың, билләрең, йөзләрең. Ир-атка охшап калгансың», — дип язган кешегә: «Нишләрмен икән инде, Ходаем», — дип җавап биргән.

«Нигә тырнагыңны карага буядың? Бер дә матур түгел». — дигән икенчесе.

«Иптәш, минем бөтенесе дә кәефкә карап. Минем бүген кәефем әйбәт булып, сиңа уңыш елмайды. Әгәр син хәзер бармакларың белән "отписаться" дигән төймәгә басып, үз эшләрең белән шөгыльләнә башласаң яхшырак булыр. Юкса, синең ул бармагыңның булмавы да бар"", - дип янаган аңа Гөлназ.

Гөлназ адресына: «Чәч төсеңне үзгәрткәнсең, килешә, яшь күрсәтә», Йөзегең матур», «Бу күлмәгең килешә, кайсы кибеттән алдың» дигән комплиментлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар