Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Фирүзә Париж Польшага күченгән: «Монда халык чын мәгънәсендә яши»

Башкортстанның атказанган артисты, Уфада яшәп иҗат итүче Фирүзә Париж Польшаның Краков шәһәренә күченгән. Менә шулай җиңел генә, озак уйлап тормыйча, тормышын үзгәртергә булган ул.

news_top_970_100
Җырчы Фирүзә Париж Польшага күченгән: «Монда халык чын мәгънәсендә яши»
Фирүзә Парижның шәхси архивыннан

«Мин инде ярты ел Европада. «Ни өчен Польша?» — дип еш сорыйлар. Мексика булса, ә ни өчен Мексика диярләр иде. Бүгенге көндә, үзегез дә беләсез, чит илгә яшәргә китүе бик җиңелләрдән түгел. Күп җирдә чикләр ябык. Польшага китү мөмкинлеге булгач, һич икеләнмичә чыгып киттем. Чөнки кайчандыр Германиягә җыенган жиремнән бармыйча, тукталып калган идем. Кеше куркуы, икеләнүләре белән үз юлын үзе буа. Мин моны хәзер бик яхшы аңлыйм. 

Әлегә иҗат өлкәсендә эшләмим. Биредә яшәп китәр өчен башта аларның яшәү шартларын кабул итәргә кирәк. Әмма иҗатны ташларга уем юк, вакыты белән барысын да җайга салырмын. 

Биредә танышларым, якташларым бар, әлбәттә. Алар белән аралашып яшибез, күңелсезләнеп утырганым юк. Барысы да үзеңнән тора, әгәр син кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булсаң, алар да сиңа шулай ук җавап кайтарачак. Польша - усештә булган, матур ил. Кешеләре ихлас, инде ничә ай яшәп, әле беркемнең дә үземә начар караш тойганым юк. Нәрсә сорасам да, ярдәмгә килергә әзер торалар. Яшәү, әлбәттә, Россиядәгедән нык аерыла. Килгәч, әйберләрне дә, бәяләрне дә Россия белән чагыштыра идем. Хәзер өйрәнеп киләм. 

Сүз дә юк, монда кеше «выживать» итми, ә яши. Чын мәгьнәсендә яши. Ашыкмый, бер-берсен таламый. Безгә Европа халкыннан бик күп нәрсәләргә, иң беренче чиратта, елмаерга өйрәнергә кирәк икән», — дип сөйләде җырчы «Интертат» хәбәрчесенә.

Фирүзә Париж чит илгә үзе генә күченеп киткән. Җырчының кызы гаиләсе белән Казанда яши, улы да уку өчен Казан шәһәрен сайлаган.

«Балаларыма үз теләкләремне, үз хыялларымны көчләп тагасым килми. Ул дөрес тә булмас иде. Әгәр мин салган сукмак аларга юл ача икән, шат кына булачакмын», — диде Фирүзә Париж.

  • Фирүзә Париж: «Татарча җырлау миңа яңа офыклар ачты»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100