news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Фирүзә Хафизовага туган көнен ресторанда үткәргән өчен штраф салганнар

Таҗик артисткасы, купшы бәйрәм уздырып, "Традицияләрне, тантаналарны һәм гореф-гадәтләрне тәртипкә салу" турындагы законны бозган.

news_top
Җырчы Фирүзә Хафизовага туган көнен ресторанда үткәргән өчен штраф салганнар
Дүшәнбе шәһәре суды таҗик җырчысы Фирүзә Хафизовага биш мең сомони (35 мең сум чамасы) күләмендә штраф салган.

Таҗикстанның "Ахбор" дәүләт телеканалы эфирында аңлатуларынча, артистка туган көнен купшы ресторанда коллегалары белән уздырырга булган. 

Әмма Таҗикстан законнары буенча, туган көнне бары тик гаилә учагында уздырырга ярый. Дусларны һәм коллегаларны чакырырга рөхсәт ителми.

Фирүзә туган көненнән видеоны Инстаграмына элеп куйган. Шул видеоны суд аны гаебен раслау өчен кулланган.

Үзбәкстан хакимияте дә төрле бәйрәмнәрне тыйнак итеп үткәрергә өнди. Ташкент депутаты Бахтиер Сәгатов халыкның тантаналарга бик күп акча тотуын әйткән. "Мәсәлән, зурлап туй уздыру өчен гаиләләр зур акчалар тота, күпләр хәтта кредитлар ала. Ул акчаларны мөһимрәк максатларда да кулланып булыр иде. Мәсәлән, аларны балаларга белем бирүгә тотып  була", - дигән депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар