Җырчы Фәрит Низамиев инстачылар белән уен оештырган
Җырчы Фәрит Низамиев инстаграмына, «Хороший» дип язылган кәгазь тотып, юл кырыенда төшкән фотосын урнаштырган. «Монда башка сүз булырга тиеш иде. Бармы вариантлар?» — дип сораган ул инстачылардан.
Безнең халыкның фантазиясе бай бит аның. Фәритнең язылучылары, җырчы оештырган уенга кушылып, нинди генә комментарийлар калдырмаганнар. Араларында:
«Мине алып китегез. Кыйммәт түгел»;
«Арендага йорт биреп торам. Диңгез буенда. Кыйммәт түгел»;
«Хатын эзлим»;
«Туйга алып баручы эзлим»;
«Сортовой, нәселле мужик», — дигән вариантлар бар.
Бер инстачы Фәритнең кай тирәдә басып торуын аңлап алган. «Актаныш», — дип язылырга тиеш, дигән ул.
«Хороший» булсаң, өйләнер идең», «Хәзер красиваяны табарга кирәк инде», — дип Фәрит Низамиевның һаман буйдак булып йөрүенә басым ясаган кайберәүләр.