Җырчы Фәридә Тимербаева гаиләсендә никах мәҗлесе гөрләгән
Җырчының бертуган энесенең улы Алмаз сөйгәне белән яңа тормыш башлап җибәргән.
Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева инстаграмда шатлыклы фото-видеолар белән уртаклашты. Җырчының Борайда яшәүче бертуган энесенең малае өйләнгән. Никахны бөтен гореф-гадәтләргә туры китереп, зурлап уздырганнар.
«Алмаз улыбызга, Эльза кызыбызга бәхетләр, исәнлек, сәламәтлек, тигез киләчәк теләп калабыз. Сөеп һәм сөелеп яшәгез», — дип язып куйган җырчы.