Җырчы Эльмира Гыйльфановадан бик тәмле кәтлит рецепты
Әлеге рецепт белән җырчы Инстаграм сторисында уртаклашкан.
Җырчы Эльмира Гыйльфановадан тәмле кәтлит рецептын тәкъдим итәбез.
Моның өчен шакмаклап туралган тавык түше, 1 аш кашыгы каймак, 1 йомырка, 1 тырнак сарымсак, сыр, 1 аш кашыгы он, тоз һәм «Прованс» үләннәре яки тәмләткечләр кирәк булачак.
Барлык ингредиентларны бергә кушып, бер масса хасил булганчы болгатабыз. Шуннан соң көнбагыш маенда кыздырабыз.
«Кәтлитләрне ифтарга ясап карагыз! Үкенмәссез!» — дип киңәш итә җырчы.