news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Гыйльфанова шикәр комы сата башлаган

Эльмира тормыш иптәше Рафил Җәләлиев белән бөтен Казанны бетереп шикәр комы эзләгән.

news_top
Җырчы Эльмира Гыйльфанова шикәр комы сата башлаган
Рамил Гали

Җырчы Эльмира Гыйльфанова халыкның бу арада шикәр комын кырылып алуларына шаккаткан. Бу хакта ул инстаграм сторисларында сөйли.

«Казанда шикәр беткән. Беркайда да юк… Бу безнең кеше ала дип шикәр комы эзләп йөрү булмады инде. Чынлап та, кирәккәнгә алмакчы идем, әмма аны ташып бетергәннәр. Күпләп сату базарына барып, ахыргы 25 килолы капчыкны алып калырга җитештек. Күз алдына китерәсезме? 83 сум әле килограммы! Кемгә кирәк, языгыз, сатам, килосы 150 сум», — дип шаярткан ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар