Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Динә Латыйпова игезәк кызларына бәйле сер турында сөйләде

Артист ире белән Динара кызының фотосын күрсәтте.

news_top_970_100
Җырчы Динә Латыйпова игезәк кызларына бәйле сер турында сөйләде
https://www.instagram.com/dinalatipova/

Җырчы Динә һәм Рафаэль Латыйповлар игезәк кызлар үстергән. Динә Латыйпова тамашачыларына кызы Динара белән иренең фотосын куйган һәм бер сер турында язган.

«Кызым Динара! Игезәк булсалар да кайсы беренче туганын белмим, чөнки мин балаларны бик авыр таптым. Алар туганда аңымда булмаганмын.

Мин бик ябык идем. Озак вакыт 42 үлчәмдәге өс киеме кидем. Күрәсең, кечкенә Динәгә игезәк бала табу җиңелләрдән булмаган. Шуңа мин аларның тугач та беренче аваз салганнарын ишетмәдем. Ишетсәм дә аңлый алмаганмындыр.

Кайсы беренче туганы документларда язылса да, мин әйдә сер булып калсын дип, туу вакытлары күрсәтелгән документ кәгазьләрен дә актармадым. Бу әле дә сер.

Кызлар үзләре бер кызыксынып, район балалар тудыру бүлегенә шалтыратканнар иде, ул чактагы документлар архивта дигәннәр. Аннары башка кызыксынмадылар да, ничек бар - шулай. Кем беренче, кем икенче туган түгел, иң мөһиме, туганлы булып туганга сөенәләр», — дип язган җырчы.

Иҗади гаиләнең виртуаль дусларының фикерләре төрле. Кемдер кызларын әнисенә, икенчеләре әтисенә охшаган дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100