news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Диләрә Илалетдиновага «Мисс балыкчы» исемен биргәннәр

Ул балык тотарга яратуы турында язган.

news_top
Җырчы Диләрә Илалетдиновага «Мисс балыкчы» исемен биргәннәр
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/ Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/06-02-2021/dil-r-ilaletdinova-r-k-nne-t-sh-k-r-m-5804443

Җырчы Диләрә Илалетдинова балыкка йөрергә ярата икән. Иренең күлмәген һәм кепкасын кигән дә балыкка барган, зур балык эләктергән.

«Балыкка барып кайттык бит әле. Бәләкәйдән үк балык тотарга яратам, гел әти белән йөри идем. Бүген 5 балык тоттык, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Берсе белән фотога төшәргә булдым, башта иремнең кепкасы, өстемдә — күлмәге. Монда минем кебек балык тотарга яратучылар бармы?» — дип язган ул фото янына.

Җырчының виртуаль дуслары арасында балык тотарга да, ашарга да яратучылар, әмма чистартырга яратмаучылар күп икән.

Инстачылар җырчының гүзәллегенә сокланып, аңа «Мисс балыкчы» исемен биргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар