Чулпан Йосыпова Инстаграм битендә зур яңалыгы белән уртаклашты.
Җырчы ярәшү балдагын киеп, сөйгәне белән төшкән фотосын урнаштырган.
Чулпан Йосыпова үзе генә беренче никахыннан улын үстерә иде.
Инстачылар матур теләкләрен яудырганнар.
«Котлыйбыз, Чулпан апа», «Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар», «Бәхетле булыгыз! Бик эчем поша иде ялгыз бала үстергәнгә», — дип яза алар.